Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Россиянең яшь эшкуары-2020» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

Жюри сигез номинация буенча җиңүчеләрне сайлаячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россиянең яшь эшкуары-2020» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителүен хәбәр итә. Оештыручылар булып яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе тора.

Катнашу өчен 28 августка кадәр molpred-116.ru сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм аны molpred2020rt@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Авыл эшмәкәрләренең яшь категориясе – 14 яшьтән 30 яшькә кадәр.

Жюри сигез номинация буенча җиңүчеләрне сайлаячак: «Интернет-эшмәкәрлек», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе».

«Россиянең яшь эшмәкәре» конкурсы ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен хезмәтләргә 15 мең, 25 мең һәм 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса