Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

"Россиянең яшь эшкуары - 2018"

Эшкуар йортында «Россиянең яшь эшкуары – 2018 " конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Конкурста 30 яшькә кадәрге бизнесменнар катнашты. Интернет-эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы, франчайзинг, социаль эшмәкәрлек, җитештерү, инновацияләр, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы катнашучыларны сайладылар. Быел конкурсның төбәк этабында катнашу өчен 80 гариза керде. Бөтен Россия буенча үткәрелүче конкурста илнең 60 регионыннан 2000нән артык кеше катнашты.

22 ноябрь көнне Мәскәүдә федераль этап финалистлары билгеләнәчәк, аларны бүләкләү 23 ноябрьдә Түбән Новгородта булачак.

http://bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса