Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиянең Бөек исемнәре: финалда тавыш бирү

12-30 ноябрь көннәрендә «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында тавыш бирүнең финал этабы уза.

Ул Россиянең эре аэропортларына Бөек ватандашларыбызның исемнәрен бирүгә багышланган. 
1.    Татарстанның «Казан» халыкара аэропортына татар әдәби теленә нигез салучы бөек шагыйрь, күп милләтле халыкның горурлыгы Габдулла Тукай исемен,
яки 
2.    Кама аръягы үсешенә, илдә һәм Европадагы иң эре нефть химиясе комплекслары, Түбән Кама спутник шәһәре төзелүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән Николай Васильевич Лемаев исемен бирү өчен,

Сезнең дә тавыш биреп проектка ярдәм итүегезне сорыйбыз:

Онлайн тавыш бирү өчен:
 1) https://великиеимена.рф сайтына кереп
Вконтакте / Одноклассники социаль челтәрендәге аккаунт яки кәрәзле телефон номеры ярдәмендә теркәлү узарга; 
«Казан» яки «Яр Чаллы» / «Түбән Кама» шәһәрен сайлап, финалистлар арасыннан «Габдулла Тукай» яки «Николай Лемаев» исем сайларга.
 2) «Россиянең бөек исемнәре» проектының «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми төркеме кушымтасы https://vk.com/app6745571 аша,
 3) «Россиянең бөек исемнәре» проектының «Одноклассники» челтәрендәге рәсми  төркеме кушымтасы https://ok.ru/game/1272668672 аша да үзегезнең тавышларыгызны бирә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса