Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә яңа пенсия коэффициенты күләме һәм яңача түләү суммалары билгеләнде

Эшләүче пенсионерларга ел саен ясалучы индексация акчасы пенсионер эштән туктагач кына иминият пенсиясенә кушып бирелә. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176892/

Быел 3 октябрьдә илдә пенсия билгеләү һәм тү­ләү буенча законга үзгә­решләр кертелде. Яңа пенсия коэффициенты күләме һәм яңача түләү суммалары билгеләнде. Бу хакта “Татар-Информ” агентлыгында булып узган матбугат конферен­циясендә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләде.

Елена Петровна әйтүен­чә, әлеге яңалыклар федераль закон нигезендә ки­ләсе алты ел өчен каралган. Быелга кадәр пенсия исәпләүдәге коэффициент 81,49 булса, киләсе ел башыннан 87,24кә үзгәрә. 2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсио­нер­ларның иминият пен­сиясендә үзгәрешләр булачак. Ул уртача 1 мең сумга ар­та. Татарстанда яшәүче 800 мең пенсионер шул исәп­кә керә. Иминият пенсиясе пенсия кенәгәсенә теркә­леп барган гомуми хезмәт стажыннан, 2002 елга кадәр түләнгән хезмәт хакыннан, шулай ук Пенсия фондына күчереп барылган кертем­нәр­дән исәпләнелә. Елена Петровна, аңлаешлы булсын өчен, мондый чагыштыру китерде: быел декабрь аенда кеше кулына 10 мең сум пенсия ала икән, киләсе елда индексациясе 705 сум булачак, 20 мең алучыныкына 1 мең 410 сум акча өстәлә.

Ә эшләүче пенсионер­лар­га ел саен ясалучы индексация акчасы пенсионер эш­тән туктагач кына иминият пенсиясенә кушып бирелә. Әлеге сумма пен­сия­дәге хез­мәткәрнең гариза язып эш­тән китүенең икенче аеннан исәпләнә. Исегезгә төшерә­без: эшләү­че пенсионер­лар­нең пенсиясе ел саен 1 августта ин­дексацияләнә. Ул эш бирүче оешма җитәкче­легенең эш­ләүче пенсионер өчен алдагы елда күпме пенсия кертеме күчерүеннән чыгып санала. Әмма шунысы бар: өстәмә акча балларда карала.

Пенсионер зур суммада хезмәт хакы алып һәм җи­тәкчелек пенсия фондына шактый суммада иминият кертеме күчереп барса да, пенсия артуы өч баллдан да югары була алмый. Бер балл – 81,49 коэффициентына туры килә. Белгеч аң­латуынча, аз хезмәт хакы алучыларның пенсия кертеме дә бик аз була һәм шуннан чыгып, аның иминият пенсиясенә 40-50 сум гына акча өстәлә.

Алдан әйтеп үткәнебезчә, 2019 елның 1 гыйнварында эшләмәүче пенсионер­лар­нең пенсиясе артса, 1 ап­рель­дән социаль пенсия алучылар шуңа өметләнә ала. Пенсия түләү буенча сораулар туса, Пенсия фонды­ның контакт үзәгенә (8(843)279-27-27) шалтыратырга мөм­кин. Белгеч шундый мәгълү­мат та җиткерде: Татарстанда 1 миллион 147 мең пенсионер яши. Алар­ның күпчек өлеше – картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучылар. 80 меңе социаль пенсия алу хокукына ия. 200 меңнән артыгы, лаек­лы ялда булуга карамастан, эшләвен дәвам иттерә. Ике төрле пенсия түләнә, берсе – иминият пенсиясе һәм икенчесе дәүләт карамагында булганнар өчен пенсия.

Авыл хуҗалыгында эш­ләп, кимендә 30 ел стажы булганнарның пенсиясенә дә киләсе елдан өстәмә түләү булачагын газетабызда хә­бәр иткән идек. Ләкин ачык­лык кертәсе сораулар байтак әле. Әйтик, әлеге өс­тәмәнең кайсы белгеч­лек­ләрдә эш­ләүчеләргә бире­лә­­чәген тө­гәл белешергә те­лә­гән идек. Тик Пенсия фонды вәкиле ул сорауга җавап бирергә алын­мады. “Бик мө­һим тема, шуңа күрә ул мәсь­әлә хакында журналистларны киләсе атнада аерым җыячакбыз”, – дигән җавап ишеттек. Елена Полякова әлегә шунысын гына әйтә алды: кешенең авыл ху­җалы­гында эшләгән стажы 30 елга туларга, ул лаеклы ялга чыгып, хәзер дә авыл җирле­гендә яшәвен дәвам итте­рер­гә һәм пенсионер бүген беркайда да эшлә­мәскә тиеш. Шул категориягә туры ки­ләсең икән, пенсия­ңә ай саен 25 процент өстәлә ди­гән сүз. Аңлавыбызча, авыл халкын бүген дә барлыйлар, терки­ләр. Игътибардан чит­тә калучылар да булырга бик мөм­кин, шундый аңлашыл­мау­чылык килеп чыкса, пенсионер үзе, Пенсия фондына барып, эш­ләгән еллары хакында мәгъ­лүмат җиткерер­гә тиеш була. “Аларга яңадан исәп-хисап ясау 2019 ел азагына кадәр дәвам итәчәк”, – диде белгеч. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176892/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса