Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә «Татар-тур» барлыкка килергә мөмкин

Бу тормышка ашырылса, безнең өчпочмакларны ашарга бөтен илдән агылачаклар икән! Бу хакта Казанда узган зур чарада сүз булды. Башкалабызда«Татарстанның эшлекте партнерлары» форумы узды. Анда Россиянең 66 регионыннан 700 эшмәкәр катнашты. Очрашу барышында татар теленең үсеше һәм проблемалары хакында да сүз булды. Аерым докладта элеккеге татар меценатлары темасы да кузгатылган. Гомер-гомергә...

Бу тормышка ашырылса, безнең өчпочмакларны ашарга бөтен илдән агылачаклар икән!

Бу хакта Казанда узган зур чарада сүз булды. Башкалабызда«Татарстанның эшлекте партнерлары» форумы узды. Анда Россиянең 66 регионыннан 700 эшмәкәр катнашты. Очрашу барышында татар теленең үсеше һәм проблемалары хакында да сүз булды. Аерым докладта элеккеге татар меценатлары темасы да кузгатылган. Гомер-гомергә милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклап калуга меценатларның өлеше зур булган. Шуны истә тотып Кырымнан килгән вәкил төрки халыкларга халыкара туристик маршрут кысаларында берләшергә тәкъдим итте. Бизнесмен мондый маршрутның үзәге итеп Казанны күрүен дә ассызыклады. Бу фикерне республикабыз президенты Рөстәм Миннеханов та яклаган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса