Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә пластик савыт-саба һәм мамык таякчыкларын тыярга телиләр

Россиядә төсле пластик, пластик трубкалар, савыт-саба һәм мамык таякчыкларын куллануны закон дәрәҗәсендә тыярга телиләр.

IX Невский халыкара экология форумында РФ вице-премьеры Виктория Абрамченко Хөкүмәт тиешле төзәтмәләр әзерли, дип белдерде.

«Эшкәртелми һәм авыр чыгарыла торган материалларны куллануны тыя торган законнарга төзәтмәләр әзерлибез. Төсле пластик, пластик трубкалар, мамык таякчыклары һәм пластиктан бер тапкыр кулланыла торган савыт — саба кебек»,-дип китерә ТАСС вице-премьеры.

Абрамченко сүзләренә караганда, Россиядә төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать калдыкларыннан 50% ка кадәр икенчел чималны әйләнешкә кертү планлаштырыла. Бу 2030 елга чүп-чар күмелү күләмен ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X