Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә озын Яңа ел ялларыннан баш тартырга чакырдылар

Академик озын ялларның икътисадка һәм кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясавын билгеләп үтте.

Озын Яңа ел яллары россиялеләрнең сәламәтлегенә һәм дәүләт икътисадына тискәре йогынты ясый, шуңа күрә алардан тулысынча баш тартырга кирәк, дип саный Россия Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко. Бу хакта РИА Новости яза.

«Гыйнварның беренче декадасында Склифосовский институтына мөрәҗәгать иттегез. Анда Яңа ел яллары  ашыгыч ярдәм өчен иң киеренке көннәр. Бөтен ил буенча да шулай. Алкоголь яки суррогаттан агулану, шулай ук кешеләрне исерек хәлдә җәрәхәтләнүе дә бу вакытка күп туры килә. Башка елларда кешеләр чит илләргә ялга очса, быел бу булмаячак»,  диде Онищенко РИА Новостига.

Академик шулай ук озын ялларның икътисадка начар йогынты ясавын билгеләп үтте.

«Бөтен дөнья Яңа елны каршы ала һәм эшли башлый. Ә без сезнең белән ун көн буе эшләмибез. 31 декабрь - ял көне булсын, чөнки берәү дә эшләми», дип өстәде парламентарий. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса