Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булырга мөмкин

Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.

Яз көне Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. мөмкин, тик аны Covid-19ның өченче дулкыны дип атау дөрес булмас иде. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РБК.

«Яз урталарында авыручылар саны артыр дип саныйм. Безгә Британия коронавирус штаммы килеп җитәчәк», - дип белдерде белгеч.

Тимаков сүзләренчә, Россиядә яшәүчеләр арасында инфекциягә иммунитет җитәрлек түгел, Covid-19дан вакцина аз ясаталар. Өстәвенә, пандемия башында чирләгән кешеләр дә кабат авырый башлау ихтималы бар.

Вирусолог Алексей Аграновский, МДУ профессоры, үз чиратында, җәй көне Covid-19 яңа очраклар саны кимиячәк, әмма көзен ул янә үсәчәк, дип билгеләп үтте. «Коронавирус гадәти респиратор вируслы авыру кебек», - дип аңлатты ул. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса