Россиядә коронавирусның Британия штаммын ачыклау өчен дөньяда беренче тест теркәлде
Тест-система вирусның максималь концентрациясенә исәпләнгән, бу исә ялган уңай нәтиҗәләр ясамаска ярдәм итә.
Россиядә яңа төрдәге коронавирусның Британия штаммын ачыклау өчен дөньяда беренче тест-система теркәлде.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сайты хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты N501Y коронавирусы мутациясен ачыклау өчен тест-система әзерләгән һәм аны теркәгән.
Реагентлар җыелмасы нәкъ менә мутант штаммы булуын ачыклый – белгечләр олигонуклеотидларны махсус сайлап алу юлы белән шундый нәтиҗәгә килгән. Билгеләп үтелгәнчә, тест-система вирусның максималь концентрациясенә исәпләнгән, бу исә ялган уңай нәтиҗәләр ясамаска ярдәм итә.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа