Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә хезмәт хакы иң күп һәм иң аз булган төбәкләр исемлеге билгеле

РИА Новости агентлыгы төзегән рейтингта Татарстан кырыгынчы урында тора.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә иң күп хезмәт хакы алучылар Ямал-Ненецкий, Чукотка, Ненецкий автоном округларында яши. Иң аз хезмәт хакы Дагыстанда, Карачаево-Черкесия республикаларында. Бу рейтингны РИА Новости заказы буенча РИА Рейтинг төзегән.

Бу рейтингта Татарстан кырыгынчы урында тора. Республикада 100 меңнән артык хезмәт хакы алучылар саны 1,7 процент. Айлык хезмәт хакы 15 меңнән кимрәк булган кешеләр саны 21,8 процент. 

100 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алучылар саны Ямал-Ненецкий автоном округында 27,03 процент, Чукоткада – 26,19 процент, Ненецкий округында – 20,02 процент.

Югары хезмәт хакы алучылар Мәскәүдә 17,59 процент. Мәскәү Магадан өлкәсеннән 0,03 процентка гына калышып, бишенче урында урнаша.

Шул ук вакытта айлык хезмәт хакы 15 мең сумнан кимрәк булган кешеләр саны Ямал-Ненецкий округында 1,5 проценттан артмый, Чукоткада 1,1 проценттан кимрәк, Ненецкий округында 2,6 процентка тигез, Магадан өлкәсендә 0,7 процент, Мәскәүдә 3,1 процент.

Иң күп хезмәт хакы алучылар саны буенча антилидер - Адыгея республикасы. Анда күп акча алучылар саны 0,59 процент.

Ил күләмендә 100 меңнән күбрәк хезмәт хакы алучылар саны 4,39 процент, 15 меңнән кимрәк хезмәт хакы алучылар саны 20,1 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса