Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә интернет бәясе кыйммәтләнә

Провайдерлар клиентларның үзизоляция вакытында күп вакытын онлайн үткәрүгә, яңа сервислардан күп файдалануына игътибар иткән.

Быел Россиядә өйгә кертелгән интернет һәм телевидение бәяләре 10-15 процентка артырга мөмкин. Бу хакта тармак экспертларына һәм iKS-Consulting агентлыгының тикшеренүеләренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Провайдерлар Covid-19 коронавирусы пандемиясе фонында тариф планнарының бәясен арттыру турында карар кабул иткән, диелгән басма мәгълүматында. Провайдерлар клиентларның үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта онлайн эшләүгә күчүе турында сөйләде.

«Алар күп вакытын онлайн үткәрә, яңа сервислардан күп файдалана, авыр контент куллана башлады», — дип аңлатты газета әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса