Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча түләячәкләр

Татарстанлылар Яңа ел уңаеннан балалар өчен «Путин» түләүләрен ала башлады.

Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча түләячәкләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Без балаларыбызга зур булмаган, тыйнак кына бүләк ясарбыз дип килештек. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бишәр мең сум түлибез. Җиде яшькә кадәрге баласы булган гаиләдә һәр балага», - диде Путин.

Түләүләр Татарстан халкына да кагылачак, шул ук вакытта республикада берничә ел инде балалы гаиләләргә актив ярдәм күрсәтелә.

Агымдагы елда Татарстанда беренче балага айлык түләүне түбән керемле 28,5 меңнән артык гаилә алды. Түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә, бу бала өчен яшәү минимумы күләменә туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2021 елда айлык түләүләр күләме артачак һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган яки керемнәре 61 мең 764 сумнан артмаган өч кешелек гаиләләр ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса