Россиядә иң таралган һөнәр билгеле булды
Хәзерге вакытта Россиядә машина йөртүче профессиясе иң таралган һөнәрләрдән санала. Аңа барлык эш белән мәшгуль булучыларның 7 проценты туры килә. Бу хакта Югары икътисад мәктәбе проректоры Сергей Рощин сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Рощин белдерүенчә, бу барлык төбәкләргә дә карый. Югары икътисад мәктәбе проректоры машина йөртүче һөнәренең популярлыгын Россиянең...
Хәзерге вакытта Россиядә машина йөртүче профессиясе иң таралган һөнәрләрдән санала. Аңа барлык эш белән мәшгуль булучыларның 7 проценты туры килә. Бу хакта Югары икътисад мәктәбе проректоры Сергей Рощин сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Рощин белдерүенчә, бу барлык төбәкләргә дә карый.
Югары икътисад мәктәбе проректоры машина йөртүче һөнәренең популярлыгын Россиянең гаять зур территориясендә транспорт чараларының күплеге белән аңлатты.
Икенче урында - сатучы һөнәре. Бу өлкәдә эшләүчеләр машина йөртүчеләрдән аз гына кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа