Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк
Пенсия күләме инфляция күрсәткеченнән артыграк индексацияләнәчәк.
Россиядә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 6,3 процентка, ягъни инфляциядән югарырак индексацияләнәчәк. Һәм киләсе елларда да пенсия индексациясе инфляциядән югары булачак», - диде Татьяна Голикова Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Советның уртак утырышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа