Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар башланды

Россиядә Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлау башланды. Беренче булып, Мәскәү вакыты белән кичә 23 сәгатьтә, җирле вакыт белән 8дә, Камчаткадагы сайлау бүлекчәләре ачылды. Россиянең Үзәк өлешендә, Идел буенда, шул исәптән Татарстанда да, тавыш бирү иртәнге 8дә башланды, дип яза "Лента.ру". Соңгы тавыш бирү участоклары Мәскәү вакыты белән 21 сәгатьтә...

Россиядә Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлау башланды. Беренче булып, Мәскәү вакыты белән кичә 23 сәгатьтә, җирле вакыт белән 8дә, Камчаткадагы сайлау бүлекчәләре ачылды. Россиянең Үзәк өлешендә, Идел буенда, шул исәптән Татарстанда да, тавыш бирү иртәнге 8дә башланды, дип яза "Лента.ру".

Соңгы тавыш бирү участоклары Мәскәү вакыты белән 21 сәгатьтә ябылачак - Калининград өлкәсендә, ул Россиянең иң конбатыш регионы. Шуннан соң Үзәк сайлау комиссиясе сайлау нәтиҗәләрен игълан итүгә керешәчәк. Партия исемлекләре буенча, сайлауларда 14 партия катнаша - «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия», «Яблоко», Үсеш партиясе, ПАРНАС, «Родина», «Россия патриотлары», «России коммунистлары», «Гражданлык платформасы», «Гражданлык көче», Пенсионерларның гаделлек өчен Россия партиясе, «Зеленые». Бер мандатлы округлардан 23 кеше үз-үзен тәкъдим итә.

Барлыгы депутатлыкка 6,5 меңнән артык кандидат дәгъва итә. Алар өчен тавышларын 111,6 млн. тирәсе Россия гражданы бирә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса