Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә айлык түләүләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 3,5 миллион бала билгеләнгән

Бу акча ата-ана гаризасы буенча бирелә, өстәмә документлар кирәк түгел.

Региональ яшәү минимумының яртысы күләмендә пособие 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 3,5 миллион балага билгеләнгән. Бу турыда Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бу максатларга 139 миллиард сум акча күчерелде. Бу акча ата-аналарга бер гариза буенча бирелә», - диде ул яшь гаиләләрнең Бөтенроссия форумы дискуссиясендә.

Министр урынбасары ачыклаганча, гаиләләргә социаль яклау органнарына нинди дә булса өстәмә документлар тапшырырга кирәкми. Пособие билгеләү өчен барлык белешмәләрне белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән ала.

«Мондый алым социаль казначылык принципларына туры килә», - диде Ольга Баталина. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса