Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия яшьләре "алтын"сыз калды

Россиянең яшьләр хоккей җыелма командасы дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Валерий Брагин шәкертләре финалда өстәмә вакытта боз хуҗалары - Финляндия командасына оттырды - 3:4

Россия хоккейчылары төркем этабында Финляндия командасын откан булса да (6:4), финалның фавориты саналмады. Шуңа да карамастан, безнең яшьләр әздән генә могҗиза тудырмый калды - 2:3 исәбен белән оттырып барганда, уен төгәлләнергә 6,9 секунд калганда, исәпне тигезли алдылар. Әмма овертаймның берничә минутын гына карарга язган булып чыкты - икенче минутта ук Каспери Капанен хуҗаларга җиңү китергән гол кертте. Бронза медальне Швеция хоккейчыларын отып (8:3), Америка җыелма командасы яулады.
Хоккей. Яшьләр арасында дөнья чемпионаты. Финал.
Россия U-20 - Финляндия U-20 - 4:3 ОТ (1:0, 0:0, 1:3, 0:1). Голлар: 1:0 Каменев (Проворов, Лазарев, 04:50, күплектә), 1:1 Лайне (Ахо, Пульюярви, 40:23), 2:1 Светлаков (41:41), 2:2 Ахо (Пульюярви, 50:07), 2:3 Рантанен (57:51, күплектә), 3:3 Проворов (Рыков, 59:54), 4:3 Капанен (Саарела, 61:33).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса