Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия Президенты хәрбиләрне һәм Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте ветераннарын Чик сакчылары көне белән котлады.

Владимир Путин ил иминлеген саклаучы кешеләрнең батырлыгын һәм кыюлыгын билгеләп үтте

РФ Президенты Владимир Путин үзенең котлавында:

 – Россия чик буе хезмәтенең тарихы бай һәм данлыклы. Гасырлар дәвамында Ватан сакчылары һәрвакыт беренче булып дошманга каршы басалар, ахыргача көрәшәләр. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез һәм 1941 елның 22 июнендә сугышны кабул иткән, Заполярьедан Кара диңгезгә кадәр һәр заставасы өчен сугышкан, Мәскәү һәм Идел ярларыннан Берлинга кадәр фронт юллары аша үткән чик сакчылары батырлыгы алдында баш иябез, – диде.

Россия чик сакчылары югары профессиональлек дәрәҗәсен, хәрби шартларда ныклык үрнәкләрен бер генә тапкыр күрсәтмәделәр.

 – Без үз вазифаларын үтәгәндә һәлак булган чик сакчыларын, үз халкын һәм үз илен саклау хакына гомерләрен дә кызганмаган кешеләрне һәрвакыт истә тотачакбыз, – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Сүз ил территориясенә халыкара террорчылар, шулай ук наркобизнесны һәм легаль булмаган миграцияне оештыручыларның үтеп керүенә юл куймаучылар турында бара. Моның өчен чик буе инфраструктурасын ныгыту, чик сакчылары өчен оператив, техник һәм кадрлар мөмкинлекләрен үстерү планлаштырыла.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса