Россия көнен бөгелмәлеләр билгеләп үттеләр
Акция ике мәйданчыкта узды: «Болгар» сәүдә үзәге каршында һәм Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында.
12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе активистлары «Ленточка-триколор» акциясе үткәрделәр, аның кысаларынд/, Россия Федерациясе флагы төсләре тасмалары тапшырылды.
Акция ике мәйданчыкта узды: «Болгар» сәүдә үзәге каршында һәм Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында.
Акциянең максаты - халыкның бердәмлеген күрсәтү. Лента-триколор, аны россиялеләр шатланып һәм горурлык белән йөртә, бу гражданинның үз иле белән аерылгысыз элемтәсенең патриотик символы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа