Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Хөкүмәте бәяләргә контрольне көчәйтте

Яңа алым базардагы вазгыятькә системалы анализны җайга салырга, социаль әһәмияткә ия продукциянең кыйммәтләнү ихтималын фаразларга һәм бәяләрнең артуына юл куймас өчен үз вакытында тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

РФ Хөкүмәте төп товар һәм хезмәтләрнең бәяләренә даими мониторинг кертә.

РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, вазгыятькә анализ бәяләрнең үсеш темплары сизелерлек артуын яки товарларның кыйммәтләнү ихтималын күрсәтсә, профиль ведомстволар тиешле чара күрү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк.

«Россиядә куллану товарлары һәм хезмәтләрнең бәяләренә даими мониторинг кертелә. Әлеге карар Хөкүмәт тарафыннан расланган инде. Яңа алым базардагы вазгыятькә системалы анализны җайга салырга, социаль әһәмияткә ия продукциянең кыйммәтләнү ихтималын фаразларга һәм бәяләрнең артуына юл куймас өчен үз вакытында тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк», - диелә хәбәрдә.

Мониторинг һәм бәяләр динамикасын бәяләү белән Росстат һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт белән берлектә Икътисади үсеш министрлыгы шөгыльләнәчәк. «Бәяләрнең зур тизлектә арту тенденциясе күзәтелсә яки товарларның сизелерлек кыйммәтләнүе көтелсә, шул хактагы мәгълүмат тиешле чара күрү буенча Хөкүмәткә тәкъдимнәр юллау өчен профиль министрлыклар һәм ведомстволарга тапшырылачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерык министрлык һәм ведомстволарга билгеле бер товарлар һәм хезмәтләр төркемен (алар шулар өчен җаваплы булачак) беркетә. 

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса