Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте алдагы озын ял көннәре хакында искәртте

Май аенда беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булачак.

Яз һәм хезмәт бәйрәмен, шулай ук Җиңү көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә россиялеләрне 1-3 һәм 8-9 май көннәрендә озын ял көннәре көтә.

ТАСС агентлыгы Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, шул рәвешле, май аенда беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булачак.

«Май аенда ял көннәре, беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булу сәбәпле, 1 майдан 3 майга һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, 4-7 һәм 11-14 май көннәрендә эшләячәкбез», - диелә хәбәрдә.

Җәен 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын бер кыска эш атнасы көтә. Бәйрәм шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә, 14 июньгә күчерделәр.

Ноябрь башында россиялеләрне Халыклар бердәмлеге көнен (4 ноябрь) бәйрәм итү һәм ял көнен шимбәдән (2 гыйнвар) җомгага (5 ноябрь) күчерүгә бәйле рәвештә өч көнлек эш атнасы көтә. Шул рәвешле, 1-3 ноябрь - эш, 4-7 ноябрь ял көннәре булачак.

Билгеләп үтелгәнчә, 2021 елның соңгы эш атнасы пәнҗешәмбе көнне, 30 декабрьдә төгәлләнәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса