Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия халкының күпчелеге хезмәт хакыннан канәгать

«Ромир» тикшерү холдынгы россиялеләрнең хезмәт хакларыннан риза булу-булмавы турында сораштыру уздырган.

Социологик сораштырулар нәтиҗәсендә Россия халкының күпчелеге хезмәт хакларыннан канәгать булулары турында белдергән.
Ягъни респондентларның 58% керемнәреннән канәгать, ә сораштырылган кешеләрнең 73%ы үз эшләрен ошатулары хакында әйткән.

 27% эш урыннарыннан канәгать булмауларын белдергән.

Эш урыннарыннан һәм хезмәт хакларыннан канәгать россиялеләрнең күпчелеге (80%ы) Үзәк һәм Себер округларында яши. Эш урыныннан риза булмаучыларның күпчелеге Көньяк (58%ы) һәм Урал (65%ы) федераль округларында гоер итә. Респондентларның 32%ы үзләрен эшләренә карата азрак хзмәт хакы алалар дип саный.

Сораштыруда Россиянең төрле төбәгендә яшәүче 800 кеше катнашкан.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса