Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия ислам институтында «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды

«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалында жюри әгъзалары 40тан артык башкаручының чыгышын карады.

Россия ислам институтында татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалы узды. Быел әлеге бәйге бишенче тапкыр оештырылды.

Азан белән башланып киткән бәйге финалына килгән кунаклар һәм анда катнашучыларны Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин сәламләде. Ул әлеге фестивальнең үзебезнең тирән тамырларга ия милли, дини гореф-гадәтләребезне сакларга һәм таратырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

«Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалында жюри әгъзалары 40тан артык башкаручының чыгышын карады. Бәйге программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен башкару («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек-баш» һ.б.), татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку кертелгән иде.

Жюрида Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаров, КИУның Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Резедә Сафиуллина-Ибраһимова һ. б. эшләде.

Фестивальне Россия ислам институтының (https://www.youtube.com/watch?v=fRZDK-voiI4) адресы буенча урнашкан рәсми каналы онлайн күрсәтте.

Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Алар кыйммәтле бүләкләр алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса