Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия халкының яртысы быел җәйге ялларын алып тормаячак

Россия халкының яртысы быел җәйге ялларын алып тормаячак икән. Аларның күпчелеге моны акча җиткерә алмау, бер өлеше эш күп булу, калганнары исә ял итәргә теләмәүләре белән бәйләп аңлата. Чыннан да, бүген илдә әллә никадәр кеше кредитка баткан. Шуңа күрә күпләр җәйге ялны документларда гына рәсмиләштереп, бу вакытта эшләргә җыеналар. Хәер,...

Россия халкының яртысы быел җәйге ялларын алып тормаячак икән. Аларның күпчелеге моны акча җиткерә алмау, бер өлеше эш күп булу, калганнары исә ял итәргә теләмәүләре белән бәйләп аңлата.

Чыннан да, бүген илдә әллә никадәр кеше кредитка баткан. Шуңа күрә күпләр җәйге ялны документларда гына рәсмиләштереп, бу вакытта эшләргә җыеналар. Хәер, хәтта банкларга бурыч-фәлән булмаса да, иртәгә бәяләр артыр яки эшсез калырмын дигән хәвефләнү русиялеләрне "хәрби пост"тан бер генә көнгә дә китмәскә мәҗбүр итә. Моннан тыш, кешедә мин ялда вакытта минем урынга берәрсен алып куймагайлары дигән шик тә бар икән.

Дөрес, җәйге ялга китәргә җыенмаучылар арасында, чыннан да, алыштыргысыз кешеләр - эшләрен беркемгә дә калдыра алмаучылар да бар. Болары гадәттә берәр көн, икешәр көн генә ял итеп алалар да, шуның белән шул. Экспертлар әйтүенчә, кешенең җәйге ялга китмәве - соңгы елларда гына күзәтелә башлаган күренеш һәм бу, беренче чиратта, әлеге дә баягы шул кризис белән бәйле, дип яза "Татарстан Яшьләре" газетасы.

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса