Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы чыршыларны өйдә язга кадәр тотмаска киңәш итә

Табигый һәм ясалма чыршылар да янгын куркынычы тудыра, ди коткаручылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Яңа ел бәйрәмнәреннән соң фатирларда чыршыны озак тотмаска киңәш итә, чөнки алар янгын куркынычы тудыра. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Бәйрәмнәр тәмамланганнан соң чыршыны фатирда озак тотарга киңәш ителми. Кипкән ылысның янгын чыгуга сәбәп булу куркынычы югары», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук синтетик материаллардан әзерләнгән ясалма чыршылар да янгын куркынычы тудыра.

 «Янганда алар сәламәтлек өчен куркыныч агулы матдәләр бүлеп чыгара», — диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә. Коткаручылар шулай ук коелган ылысны шундук җыеп ташларга киңәш итә, чөнки ул дары кебек, теләсә нинди очкыннан кабынырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса