Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Финанс министрлыгы хәлле гражданнарга пенсия түләмәскә тәкъдим итә

Ведомствода табышлары 500 мең сумнан арткан эшләүче пенсионерлар дәүләт акчасына мохтаҗ түгел дип саныйлар. Россия финанс министрлыгы табышлары 500 мең сумнан арткан эшләүче гражданнарга түләүләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Шулай ук бер миллион һәм аннан да күбрәк күбрәк акча алучы кешеләргә пенсия түләүмәү турындагы тагын да катгый чара да карала...

Ведомствода табышлары 500 мең сумнан арткан эшләүче пенсионерлар дәүләт акчасына мохтаҗ түгел дип саныйлар.

Россия финанс министрлыгы табышлары 500 мең сумнан арткан эшләүче гражданнарга түләүләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Шулай ук бер миллион һәм аннан да күбрәк күбрәк акча алучы кешеләргә пенсия түләүмәү турындагы тагын да катгый чара да карала (бу 90 меңгә якын кешегә кагылырга мөмкин).

Министрлык шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан ике ярым тапкырдан арткан гражданнарга (2 млн нан артык кеше) иминият пенсиясенең закон белән каралган өлешен дә түләмәскә тәкъдим итә. Бүгенге көндә аның күләме 4559 сумга тиң, дип яза "Ведомости".

Басма хәбәр иткәнчә, әлеге чаралар министрлык тарафыннан киләсе өч елга федераль бюджет акчаларын янга калдыру максатыннан тәкъдим ителә.

Әлеге башлангыч беренче вице-премьер Игорь Шувалов үткәргән киңәшмәдә игълан ителгән. Ведомствода әлеге чаралар өч елда 450 млрд сум акчаны янга калдырырга булышачак дип саныйлар.

Искәртеп узабыз: 2016 елда Хөкүмәт эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләмәде, шул ук вакытта эштән киткән очракта зыянны компенсацияләргә ышандырды. Әмма бу карар эшләүче пенсионерларны саны бер миллион кешегә кимүгә һәм 52 млрд сум өстәмә чыгымнарга китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса