Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге Иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләрен 8 Март бәйрәме белән котладылар

Хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм гаиләләрендә нык сәламәтлек, карьера үсеше, теләкләренең чынга ашуын, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Иҗтимагый совет әгъзалары, ел саен үткәрелә торган «8 Март - һәр йортка» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмә полициясенең гүзәл яртысын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Погонлы хатын-кызлар өчен җәмәгатьчеләр визиты сюрприз булды, чөнки аларны эш урыннарында котладылар. Хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм гаиләләрендә нык сәламәтлек, карьера үсеше, теләкләренең чынга ашуын, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Мондый котлау  хатын-кызларның йөзләрендә шатлык һәм елмаю уятты. Котлауларга җавап итеп, кунаклар үз адресына игътибар һәм язгы кәеф бүләк иткән өчен җылы рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса