Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия космонавты Сергей Рыжиков кадетлар белән очрашты һәм яшь бөгелмәлеләргә паспортлар тапшырды

Балаларга Россия Федерациясенең һәр гражданы тормышындагы төп документны Бөгелмәдә туган, Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Рыжиков һәм шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова тапшырды.

«Хәтер» хәрби дан залында 14 яшькә җиткән яшь бөгелмәлеләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды. Тантанага 13 укучы чакырылган - алар уку отличнигы, конкурсларда, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сыйныфның һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар. Чара космонавтика көненә – кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланды.

Балаларга Россия Федерациясенең һәр гражданы тормышындагы төп документны Бөгелмәдә туган, Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Рыжиков һәм шәһәр мэры урынбасары Ирина Белова тапшырды. Алар яшь бөгелмәлеләрне үз тормышларында мөһим вакыйга белән котладылар һәм үз илләренең гражданины исемен лаеклы йөртүләрен, яхшы укуларын, тормышта дөрес юл сайлауларын һәм билгеләнгән максатларга ирешүләрен теләделәр. Егет һәм кызларга шулай ук Россия Конституциясен һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшьләр таналы шартларда ант сүзләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса