Россия көнендә Бөгелмәдә «Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара фестивале узачак, ил халыкларының милли костюмнарын тәкъдим итәчәкләр һәм фотокүргәзмә оештырачаклар
Бөгелмәлеләрне Россия көнендә, 12 июньдә, бай программа көтә.
15.00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк мәйданында "Һөнәрче Бөгелмә" төбәкара традицион һөнәрләр фестивале узачак. Ул инде бишенче тапкыр – Бөгелмә районы Башкарма комитеты һәм «Татнефть» ААҖ ярдәме белән үткәрелә. Гамәли иҗатның ачык конкурсы, Россия халыкларының «ЭТНО стилендә» милли киемнәрен күрсәтү һәм Татарстан нефтенең 80 еллыгына багышланган «Нефть крае яшь рәссамнар күзләре белән» балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре күргәзмәсе планлаштырылган. Балалар традицион борынгы уеннарга кушыла алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа