Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Роспотребнадзорда ике кат битлек һәм респиратор киюдән файда булу-булмавын әйттеләр

Чехиядә җәмәгать урыннарында халыкны ике кат битлек яки махсус респиратор кияргә мәҗбүр иткәннәр.

Үзеңне Covid-19 коронавирусы белән зарарланудан саклау өчен битлекне үз вакытында алыштыру да җитә, икеләтә саклау чаралары һәм респираторлар кию мәҗбүри түгел.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе  матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Битлек - барьер тибындагы шәхси саклану чарасы. Ул бер тапкыр да, күп тапкыр да кулланыла торган булырга мөмкин. Битлекне дөрес куллану буенча таләпләр бар, аны ике-өч сәгать саен алыштырырга кирәк. Татарстан Республикасы территориясендә шуннан отышлы куллану чарасы юк», - диде спикер.

Кичә Чехиядә кеше күп булган җәмәгать урыннарында халыкны ике кат битлек яки махсус респиратор кияргә мәҗбүр иткәннәр.

Җамалиева искәртеп узганча, Татарстанда узган ел май аенда битлек режимы кертелгән, ә 27 октябрьдән башлап, Россия Баш санитар табибы карары нигезендә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлекләрне бөтен ил территориясендә мәҗбүри кию каралган. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса