“Роспотребнадзор”: яңа коронавирус йогышына тестны мәҗбүри рәвештә кем узарга тиеш?
“Роспотребнадзор”ның ТР идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге Татарстанда “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесендә һәм республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Камадагы дәүләт медицина оешмаларының 8 лабораториясендә яңа коронавирус йогышына тикшеренүләр үткәрелүен хәбәр итә.
Башка муниципаль берәмлекләрдән тикшеренүләр өчен пробаларны беркетелгән лабораторияләргә китерүнең маршруты эшләнде. Медицина оешмалары лабораторияләре челтәрен киңәйтү гражданнарның көн саен уздырыла торган тикшеренүләренең санын арттырырга мөмкинлек бирде.
Шулай ук Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР идарәсенең медицина-санитар өлеше базасында (контингент һәм хезмәткәрләр өчен) тикшерүләр үткәрү планлаштырыла.
Яңа коронавирус йогышына мәҗбүри рәвештә тест узарга тиешле затлар РФ Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 30 мартында чыгарган 9нчы карары белән билгеләнгән. Болар: Россиягә респиратор авырулар билгеләре белән килгән затлар; авырулар белән контактта булганнар; хастаханәдә ятмый гына пневмония белән авыручылар; респиратор авыру билгеләре белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәнрәк затлар; хәтәр төркемдәгее медицина хезмәткәрләре; респиратор авырулар симптомнары булганда – даими тору учреждениеләрендә торучы затлар һәм әлеге учреждениеләрнең персоналы,.
Республика лабораторияләре тикшеренүләр үткәрү өчен кирәкле сандагы тестлар белән тәэмин ителгән.
Республикада шәхси милек формасындагы ике лаборатория гражданнар теләге буенча (медицина күрсәткечләре буенча түгел) яңа коронавирус йогышына тикшеренүләр үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа