Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Роспотребнадзор мәктәп ашханәләрендә ризык салкын булган районнарны атады

«Балалар һәм ата-аналарның мәктәп ашханәләрендә салкын ризыкка, ризыкны ашап бетермәүгә зарлануларын ишетергә туры килә. Алар тикшерү барышында расланды», - диде Любовь Авдонина.

Минзәлә, Бөгелмә, Тукай, Мөслим, Чаллы, Казанда 18 мәктәп ашханәсендә балаларның өстәлендә әзер ризыкның суынган булуы ачыкланган.
Бүген Биектауда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Президиум утырышында балаларны кайнар ризык белән тукландыру турында фикер алышты.

«Балалар һәм ата-аналарның мәктәп ашханәләрендә салкын ризыкка, ризыкны ашап бетермәүгә зарлануларын ишетергә туры килә. Алар тикшерү барышында расланды», - диде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, ризык бирү линиясендә суынган ризык Яр Чаллы, Бөгелмә районында, Казан, Түбән Камада ачыкланган. 

«Ризык суынуның сәбәбе - ризыкны иртә салып кую, я дәрес соң бетү, я ризык өләшү линияләрендә температураны киметү», - дип белдерде Авдонина. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса