Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Роспотребнадзор 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен эштә үткәрмәскә киңәш итте

Ватанны яклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көнен барлык Covid-19 кагыйдәләрен үтәп, кафеда билгеләп үтәргә мөмкин.

8 Март һәм 23 февраль хөрмәтенә корпоратив бәйрәме оештыру киңәш ителми.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Мондый чаралар үткәрүгә килгәндә, аларны эш урыннарында үткәрмәскә дигән киңәш саклана, бигрәк тә бу ниндидер аерым бүлекчәләргә кагылганда», — диде спикер.

Республика территориясендә Халыкара хатын-кызлар көнен һәм Ватанны яклаучылар көнен барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, кафе яки ресторанда билгеләп үтәргә мөмкин: өстәлләр арасында метр ярымлык дистанция сакланырга һәм залның тулылыгы 70 проценттан артмаска тиеш.

Җәмәгать туклануы урынын банкетка арендага алсалар, бәйрәмдә бер компаниядән йөзгә кадәр хезмәткәр катнаша ала.

Ведомствоның матбугат секретаре персоналга битлек һәм перчаткаларда булырга кирәклеген искәртте.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса