Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Роснефть"нең "Башнефть"не сатып алу эшләре төгәлләнде - INTERFAX

"Роснефть"нең "Башнефть"не сатып алу эшләре төгәлләнде, дип хәбәр итә INTERFAX.RU ВТБ хәбәренә сылтама белән. "Роснефть" - "Башнефть" акцияләрен бәяләүчеләр билгеләгән бәядән югары хакка сатып алучы бердәнбер компания булды, дип белдерде кичә Россия икътисади үсеш минстрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев. Акцияләр пакетыннан сатылган акча бюджетка быел керергә тиеш. Узган атнада хөкүмәт сайтында...

"Роснефть"нең "Башнефть"не сатып алу эшләре төгәлләнде, дип хәбәр итә INTERFAX.RU ВТБ хәбәренә сылтама белән.

"Роснефть" - "Башнефть" акцияләрен бәяләүчеләр билгеләгән бәядән югары хакка сатып алучы бердәнбер компания булды, дип белдерде кичә Россия икътисади үсеш минстрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев. Акцияләр пакетыннан сатылган акча бюджетка быел керергә тиеш.

Узган атнада хөкүмәт сайтында "Роснефть" директорлар советында "Башнефть" контроль пакетын сатып алу мәсьәләсендә тавыш бирү буенча директива басылган булган. Директива беренче вице-премьер Игорь Шувалов тарафыннан расланган, дип хәбәр итә хөкүмәт, килешүнең көнен күрсәтмичә ("Интерфакс" чыганагы мәгълүматлары буенча директивага 1 октябрьдә кул куелган).

"Интерфакс" чыганаклары хәбәр иткәнчә, директивада сатып алуга тавыш бирүдә 50,0755 процент "Башнефть" акцияләре 330 миллиард сумнан артык булмаска тиеш дип күрсәтелгән. "Роснефть" башлыгына тиешле документ эшләрен башкару белән акцияләрне сату-алу килешүенә кул куярга йөкләнгән.

10 октябрьдә РФ премьер-министры Дмитрий Медведев "Башнефть" акцияләрен 329 млрд 690 млн сумга сату турындагы боерыкка кул куйган.

"Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса