Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ромашка - мәхәббәт символы

Күңелле марафон

      Ярослав Гашек җәяүлеләр урамында үзәк китапханә хезмәткәрләре Гаилә мәхәббәт, һәм тугрылык көненә багышланган “Күңелле марафон” җәй бәйрәмен үткәрделәр. Лариса Долинаның “Погода в доме”, Михаил Боярскийның “Спасибо за сына и за дочь”, Диана Гурцкая һәм Алла Пугачеваның “Прости - поверь” җырлары астында бәйрәмдә катнашучылар “Бу кем?”, “Гаилә турындагы мәкальне җый”, “Чәчәкләр – гаилә символы”, “Өйдә мин нәрсәләр эшлим?”, “Ромашка таҗы” дип исемләнгән мавыктыргыч конкурс-пантомималарда көч сынаштылар. Катнашучыларга “Гаилә - кечкенә галәм” иллюстрацияләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Александр Заварихинның “Незабудка”, “Радость земная моя”, Лариса Рубальскаяның “Доченька”, “Были юными и счастливыми” шигырьләре яңгырады. Бәйрәм эмблемасы булган кыр ромашкасы һәм татлы призны бәйгеләрдә катнашкан һәркемгә бүләк иттеләр.

 

Светлана Князькина,

үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Галина Мөхетдинова, Зилә Даешева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса