Рәхмәт сезгә, әнкәйләр!
Үзәк китапханәнең уку залында, «Илһам чишмәләре» клубы кысаларында, «Рәхмәт сезгә, әнкәйләр!» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
Чараны алып баручылар слайд-тәкъдим итү фонында килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Татар мәдәният үзәге артистлары –җырчы Эдуард Гафиятуллин һәм баянчы Нәҗип Кильдияров хөрмәтле әниләребезгә үзләренең «Әниемә хат», «Хәмдия» исемле җырларын бүләк иттеләр.
3нче мәктәп укучысы Регина Шакирҗанова И. Якуповның «Елатмагыз әниләрне», Ильяс Зиятов Ф. Каюмованың «Әнигә бүләк» шигырьләрен укыдылар. Һәр кешенең йөрәгенә үтеп керерлек мизгелләр – Хәния Фәрхи һәм аның кызы Алиянең «Утыр әле яннарыма...» җыры видеоролигы, Т. Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән өзекләр булды. Килгән кунаклар да, әниләргә багышлап, «Су буеннан әни кайтып килә», «Яшьлегем хисләре», «Яшәү яме» җырларын башкардылар.
Чарада катнашучылар белән шаян уеннар да оештырылды. Кичә күңелле музыка астында биюләр һәм өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа