Һәркайсының – үз сүзе, һәркайсының – үз эзе
3 август көнне Татар мәдәният үзәгендә “Моңсар” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы ачык утырышы узды.
Очрашуда катнашучылар алдында башта Әмир Садыйков сүз тотты. Ул “Бөгелмә авазы” газетасының беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафин һәм аның шагыйрь буларак иҗаты турында сөйләде. Бу кичәдә Бөгелмәбездә яшәп иҗат итүче каләм әһелләренең иҗаты яктыртылды (Әнәс Назыймов, Ягсуп Мортазин, Флюра Шәрипова, Рәмзия Галимова, Фәрит Шәфигуллин, Мөбәширә Шәрәфетдинова, Мәхтүмә Галләмова һәм башкаларның), аларның туган якка багышланган шигырьләрен укып, тыңлап кинәндек.
Инде бакыйлыкка күчкән авторлар да искә алынды бу көнне – Фәһимә Абзалова, Рәшит Мозаффаров, Сәлах Шәрипов, Радмил Зыятдинов, Габдрахман Низамов, Ирек Махияновларның шигырьләре дә яңгырады.
Очрашуда чыгышлар моңлы җырлар белән аралашып барды.
Бик күңелле һәм мәгънәле очрашу булды бу. Әлегедәй чаралар гадәткә әверелсен иде.
Яңа язучыларның, яшьләрнең килүе дә бик кирәк! Битараф булмыйк, мондый очрашуларда актив катнашыйк. Яшәгән төбәгебез – Бөгелмәдә милләтебезне, телебезне без сакламый, кем сакласын? Ә мондый кичәләр миллилекне, ана телебезне, моңны саклауның бик тә үтемле чарасы бит ул. Очрашып, киңәшләшүләр, борчыган проблемаларны, әйтәсе сүзләрне уртага салып сөйләшүләр гел икенче төрле бит ул – күңелле, җанлы һәм аның нәтиҗәсе дә башкача – югарырак була.
Сүзнең кодрәтен аңлаган кешеләр өчен бик тә кирәк мондый очрашулар:
– Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә,
Сүз киптерә, китереп тери,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз кешедән алда бара,
Сызландыра салмак беләкне,
Сүз күңелдә күмер булып көйри,
Сүз арысландай итә йөрәкне.
Сүз йөрәкне кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай.
Сүз байрак булып алдан бара,
Сүз дошманны кисә кылычтай, – дигән бит акыл иясе Гамил Афзал да.
Бадъянчәчәк КӘБИРОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia