Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ришвәтчелеккә каршы – ил белән

9 ноябрьдә Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе субъектларында ришвәтчелеккә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе референты Виталий Белинский катнаша. Конференцияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанда коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия...

9 ноябрьдә Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе субъектларында ришвәтчелеккә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе референты Виталий Белинский катнаша. Конференцияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанда коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Конференцияне Россия Президентының ришвәтчелекгә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе ярдәме белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары оештырган. Ришвәтчелекне кисәтү өлкәсендә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү максаттында оештырылган әлеге мөһим конференциягә Россиянең 56 субъектыннан дәүләт органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырылган. Конференция эшендә шулай ук ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә оештыру һәм хокукый проблемаларны тикшерә белән шөгыльләнүче фәнни оешма вәкилләре (РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Россия Генераль прокуратурасы академиясенең фәнни-тикшеренү институты, РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге, Казан федераль университеты һ.б.) катнаша.

Конференция кысаларында Татарстан тарафыннан ришвәтчелеккә каршы башкарылучы эшнең төп нәтиҗәләрен чагылдыручы тематик күргәзмә экспозициясе һәм видеофильм әзерләнгән иде. Күргәзмә кысаларында, рәсми затларга ришвәтчелеккә каршы сәясәт кораллары - Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында "Ачык Татарстан" системасы, Татарстан ихтыяҗлары өчен сатып алулар системасы, ришвәтчелеккә каршы пропаганда, электрон документлар әйләнеше турында кыскача сөйләнде. ТР Милли музее Петр I заманында ришвәтчелеккә каршы дөнья күргән указларның үрнәген кәрсәтте.

Форумның видеоконференция режимында узган пленар утырышында республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты. ‰ирле үзидарә органнары җитәкче-белгечләре, ришвәтчелеккә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссия әгъзалары, җирле матбугат чаралары вәкилләре "2016 - 2017 елларга ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек милли планы" дигән темага - РФ Президентының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе референты Виталий Белинскийның, Идел буе федераль округында бу өлкәдә бүгенге вәзгыять турында - Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Давыдовның, "Ришвәтчелеккә каршы торуның актуаль юллары. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе" дигән темага Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе начальнигы Марс Бәдретдиновның докладларын тыңладылар. Александр Давыдов биргән мәгълүматларга караганда, Идел буе федераль округында коррупцион юнәлештәге 5 мең 200 җинаять ачыкланган. Аеруча күп җинаятьләр Татарстан (1076 очрак) һәм Башкортстанда (692 очрак) теркәлгән. Докладчы шулай ук коррупцион җинаятьләрдән тотылган түрәләрне санап үтте. Быел Пермь краеның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, физик мәдәният һәм спорт министрларына, Самара өлкәсе сәламәтлек саклау министры урынбасарына, Киров өлкәсенең эшмәкәрлек һәм сәүдә буенча министр вазифаларын башкаручыга, Удмуртия Республикасының транспорт һәм халык хуҗалыгы министры урынбасарына, зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелүче Киров өлкәсе губернаторына карата җинаять эзәрлекләве алып барылуын әйтте.

Көн дәвамында конференция барышында чыгыш ясаучылар тарафыннан Россия субъектларында ришвәтчелеккә каршы эшне оештыру, хокукый проблемалар, керем, милек, мөлкәт белән бәйле бурычлар турында белешмәләрне тапшыру, аларны тикшерү барышында туган проблемалы мәсьәләләр, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр бәрелеше, ришвәтчелексез белем һәм тәрбия кебек мәсьәләләр күтәрелде. Йомгаклап. шуны әйтәсе килә: ришвәтчелеккә юл куймас өчен аның килеп чыгуын, җәмгыять өчен әлеге тискәре гамәлгә этәрүче сәбәпләрне ачыклау мөһим һәм бу фикер чыгышларда кызыл җеп булып сузылып барды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса