Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ришвәт бирү – җинаять ул

ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 2020 ел башыннан 22 ришвәт бирү фактын туктатты.

Шундыйлардан, 3 гыйнварда Казан–Оренбург автоюлының 127нче километрында ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчесе исерек хәлдә булган   автомобильне туктаталар. Аңа карата административ җәза чарасына җәлеп итүне булдырмый калу максатыннан, шофер ЮХИДИ хезмәткәрләренә 500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Суд хокук бозучыга 25 000 сум күләмендә штраф  билгеләде.

25 февральдә Чистай районында “Шевроле Нива” автомобилен йөртүче, җаваплылыктан качу теләге белән, юл-патруль хезмәте инспекторына 2 000 сум күләмендә  акчалата бүләк бирергә маташкан һәм тоткарланган. Суд хокук бозучыга хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына тотып калу һәм үзен 6 айга төзәтү эшләренә җәлеп итү турында хөкем карары чыгарды.

Дәүләт автоинспекциясе вазыйфаи затка шәхсән яки арадашчы аша ришвәт биргән өчен, РФ Җинаять турындагы Кодексның 291нче маддәсе  нигезендә, 500 мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең бер еллык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә, яки биш тапкырдан утыз тапкырга кадәр ришвәт суммасы, я билгеле вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм итеп, ике елга кадәр төзәтү эшләре яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яки өч елга кадәр мәҗбүри эш, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү, тәкъдим ителгән ришвәт суммасының биш–ун тапкыры кадәр штраф кебек җазалар бирү каралган.

Шуны истә тотарга кирәк, дәүләт автоинспекциясенең барлык патруль автомобильләре видеорегистраторлар белән җиһазландырылган, ул өзлексез режимда эшли.

ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе һәркемне дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Бу юллардагы иминлекнең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итү генә түгел, ә закон белән проблемаларның булмавын да гарантияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса