РФ Конституциясенә төзәтмә әйләнә-тирә мохитне саклауны ныгытачак
Хөкүмәт гражданнар өчен уңай шартлар тудырачак һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметәчәк.
КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясенә әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы төзәтмә кешенең табигатькә йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк.
«Мин бары тик хуплыйм. Һичшиксез! Башкача ничек соң? Табигать дөньясын сакларга кирәк, ул бездә уникаль һәм төрле йогынтыларга дучар. Хәзер бездә нәрсә күзәтелә? Кешенең табигый мохиткә көчле йогынты ясавы, шуның аркасында океаннар составы бозыла, чөнки парник газлары бик зур күләмдә чыгарыла", - диде профессор.
РФ Конституциясенең 114нче маддәсенә төзәтмә нигезендә, Хөкүмәт гражданнар тормышы өчен уңай шартлар тудыру һәм әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык һәм теләсә нинди башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын киметү буенча чараларны тормышка ашырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа