Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

РФ Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бу хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләде

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – ул киеренке шартларда кешеләр өчен бик мөһим булган кирәкле эш.

Ул полиция хезмәткәрләреннән куркынычсызлык турында һәр яклап кайгыртуны, иминлекне тәэмин итүне таләп итә. Кешеләр полицейскийны логик фикерләү сәләтенә ия булган курку белмәс, кыю йөрәкле, физик яктан нык һәм шул ук вакытта тәрбияле, киң карашлы кеше дип күрергә тели. Чөнки әлеге эшнең бәясе – кеше гомере. Бу исә полиция хезмәткәрләренә тагын да зуррак җаваплылык өсти. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Илдар ШАКИРОВ аларның эше белән таныштырды, хезмәт шартлары һәм үзенчәлекләре турында сөйли.

.Илдар Хәлилович, эчке эшләр органнарындагы хезмәт турында сөйләгез әле? Кеше биредә нинди юнәлешләрдә хезмәт куя ала? 

– Беркемгә дә сер түгел – һәр кеше үзен якланган дип хис итәргә, якыннарының, әти-әнисе һәм балаларының да тормышы имин-хәвефсез  булуын тели.  Эчке эшләр бүлеге подразделениеләре нәкъ менә шул юнәлештә хокук тәртибен саклауны тәэмин итәләр дә инде: җәмгыятькә һәм анда яшәүчеләргә куркыныч тудыра торган хокук бозуларны булдырмауны тәэмин итү, булганнарын ачыклау өстендә эшлиләр, аларга еш кына үз тормышларын куркыныч астына куярга туры килә. Шуңа да үз сафларыбызда энергиясе һәм белеме хезмәттә югары уңышларга ирешергә ярдәм итәрдәй кешеләрне күрергә телибез. Бүгенге көндә безгә полиция участок уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләүче хезмәткәрләр, патруль-пост хезмәте полицейскийлары, сорау алучылар, тикшерүчеләр кирәк.   

– Хезмәткәрләрнең эш графигы белән таныштырсагыз иде? 

– Хезмәт вакыты регламенты буенча 40 сәгатьлек – 5 көнлек эш атнасы билгеләнгән. Зарарлы шартларда эш итүчеләрнең эш атнасы – 36 сәгатьлек. Аерым категория хезмәткәрләр өчен эш көненең тәгаен нормасы юк, андыйларга елына 7–15 көн өстәмә ял бирелә. Эш сәгатеннән тыш эшләргә туры килгән очракларда акчалата өстәмә түләү яки ял көннәре бирү каралган.

 

– Ә хезмәт хаклары нинди? 

– Бүгенге көндә беренче елын эшләүчеләр өчен офицерлар составындагыларга 35 мең сум түләнә. 5 ел хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакы чама белән 40 мең сумга җитә һәм алга таба шулай артуны дәвам итә. Хезмәткәр озаграк эшләгән саен аның хезмәт хакы да югарырак дигән сүз.   Барлык хезмәткәрләргә дә елга бер мәртәбә айлык оклад күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Эш күрсәткечләреннән чыгып, акчалата премияләр бирелә һәм ул айлык хезмәт хакы күләменә кадәр җитәргә мөмкин.  

 

– Белүебезчә, хәзер гражданнарның пенсиягә чыгу яше артты: ирләр өчен – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь дип билгеләнде. Бу сезнең хезмәткәрләр өчен дә шулаймы?   

Полиция хезмәткәрләренең пенсия тәэминаты башка принципларда башкарыла. Эчке эшләр министрлыгы системасында пенсия алуга хокук 20 ел хезмәт итүгә бирелә. Армиядә хезмәт итү чоры һәм гражданлык уку йортларында белем алу вакытының яртысы да шушы срокка керә.  

 Пенсиягә чыккан хезмәткәр, теләге булса, эшләвен дәвам иттерә яки гражданлык оешмаларында яңа юнәлештә эш башлый ала. на игътибардан читтә калмый, сораулар туганда безнең ветераннар оешмасы ярдәмендә барысын да хәл итәргә булышабыз. Пенсиягә чыккач тахезмәткәрләребез игътибардан читтә калмый, килеп туган сорауларны хәл итәргә безнең ветераннар оешмасы булыша.

 

 – Полиция хезмәткәрләре нинди ташламалардан, өстенлекләрдән файдаланалар?   

Чираттагы ял, полициядә хезмәт итү срогына бәйле рәвештә,  40 – 64 календарь көн исәбеннән бирелә, бу гадәти эштәгеләрнекеннән ике тапкыр диярлек артык. Аңа әле хезмәткәрнең ял итү урынына бару һәм кайту көннәре дә өстәлә. Шәхси ихтыяҗ килеп туганда (якыннарыннан берәр кеше үлсә, авырып китсә,бала туса һ.б.) 10 көнгә кадәр ял бирелә.      

Полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре түләүсез дәваланырга, Россия Эчке эшләр министрлыгының шифаханәләрендә ял итү, дәвалану өчен юлламалар алуга хокуклы. Россия Федерациясе территориясендә: Кара диңгез һәм кавказ минераль суларыннан алып Владивостокка кадәр булган арада дистәләгән ведомство санаторийлар эшли. Мисал өчен, шундый санаторийда хезмәткәр гаиләсе белән 21 көн ял итүгә (ашау, яшәүне дә кертеп, билгеле) түләү бәясе 9 мең сумнан артмый.    

 Үз тораклары булмаган хезмәткәрләргә эш урыныннан квартир бирелә  ала. Түләп, чит фатирда торучыларга аена 3 600 сум чыгым акчасы бирелә, гаиләле хезмәткәрләр өчен ул 5 400 сум тәшкил итә.

 10 елдан артык хезмәт итүчеләргә торак алу яки төзү өчен бер тапкыр социаль түләү каралган. Аның күләме һәр гаилә әгъзасына 18 квадрат метр торак исәбеннән, квартирның базар бәясеннән чыгып билгеләнә.  

Болардан тыш, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре беренче һәм, теләгәндә, икенче югары белем алырга хокуклылар һәм алар өчен моның икесе дә түләүсез була. Россия Эчке эшләр министрлыгының югары белем бирү системасы хокук саклау органнарында аеруча кирәкле югары юридик белем биреп кенә калмый, анда техник яки икътисадый белем дә алып була. Дипломнар дәүләт аккредитациясенә ия, гражданнар оешмаларында да аларның дәрәҗәсе югары.    Укучы хезмәткәрләргә, тулы күләмдә түләп, тиешле уку көннәре бирелә.

Ә тагын барлык хезмәткәрләр дә хезмәт итү срогына иминиятләштереләләр. Имгәнү очрагы була калса (ә бу эш вакытындагы гына түгел, көнкүрештәге имгәнүләргә дә карый), хезмәткәргә иминият акчасы түләнә.  

 

– Эшкә урнашу тәртибе турында да аңлатып китсәгез иде? 

– Эчке эшләр органнарына 18 яшьтән 40 яшькә кадәр гражданнар кабул ителә. Кандидатларга сәламәтлеге буенча аерым таләпләр куела, психологик тестлар уздырыла. Сержантлар составындагылар өчен – кимендә урта белемле булу, ә офицерлар составындагыларга урта һөнәри яки югары белемле булу таләп ителә.

 Әгәр сез безгә хезмәт итәргә килергә кара кыласыз икән, башта полиция бүлегенә килеп, кадрлар подразделениесендә эш шартлары, вакансияләр, эшкә урнашу тәртибе турында тулы мәгълүмат ала аласыз.  Кадрлар бүлегендә паспортыгызны күрсәтергә, эшкә алуны сорап, гариза язарга, анкета тутырырга, автобиографиягезне язарга һәм кадрлар бүлеге хезмәткәре таләп иткән кайбер башка документларны күрсәтергә кирәк булачак.  Безнең адрес: Бөгелмә шәһәре, Ленин урамы, 42; телефоннар: 8(85594) 6-76-79; 8(919) 6311383.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса