РФ Дәүләт Думасы депутатыннан – планшетлар
Гадәти мәктәп тормышына дистанцион укыту өермә булып бәреп керде.
Белем бирү өлкәсендәгеләргә яңа авырлыклар белән очрашырга туры килде: гадәти булмаган укыту формасыннан алып – техник проблемаларны хәл итүгә кадәр.
Бөгелмә шәһәрендәге 16нчы мәктәп коллективы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллинга күрсәткән ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Мәктәпкә бүләк ителгән 3 планшет, уку елын уңышлы тәмамларга булышсын өчен, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелде. Техниканы ияләренә тантаналы рәвештә мәктәп директоры Альбина Әсәдуллина тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа