РФ Дәүләт Думасы депутаты: Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеменә лаек»
Татарстан башкаласы мактаулы исем алуга дәгъва кылучыларның берсе булып тора.
Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән югары исем алу мөмкинлеге бар, бу аның өчен лаеклы бүләк булачак. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Гаджимурад Омаров белдерде.
«Минемчә, Казанның бөтен мөмкинлекләре бар, чөнки шәһәр сугыш чорында Советлар Союзын, илебезне яклаганда батырларча эш итъен күрсәткән», – ди депутат.
Парламентарий искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы вакытында республикага күп санлы предприятиеләр һәм заводлар эвакуацияләнгән, Казаннан фронтка азык-төлек озатылып тора.
Омаров фикеренчә, боларның барысы да ил гражданнары, яшьләр өчен үрнәк булачак, ул исә «ата-бабаларыбызның үрнәкләренә иярергә һәм Казанны алга таба үстерергә тиеш».
Депутатлар Россиядә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемне кертү турындагы закон проектын агымдагы елның февралендә хупладылар. Март башында законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин. Исемлектә барлыгы – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән 20 шәһәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа