Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республикада үзмәшгульләр бюджетка салымнарны 2019 елга караганда ике тапкырга күбрәк китергән

Үз-үзләренә эшләүче татарстанлылар 237 млн сум салым түләгән.

2020 елның 11 аенда татарстанлылар республика бюджетына 237 млн сум салым түләгән. Керемнәр узган елгы күрсәткечтән ике тапкырга артып китте. Бу хакта Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре буенча утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров сөйләде.

«Республикада үзмәшгульләр тарафыннан 100 меңнән артык кеше теркәлде. Агымдагы елның 11 аенда алардан 237 млн сумлык салым кергән, чагыштыру өчен алар узган ел дәвамында 110 млн сумга якын тәшкил иткән», - дип билгеләде Гафаров.

Татарстанда үзмәшгульләрнең күбесе ташу, ремонт яки консультацияләр белән шөгыльләнә. Үз-үзләренә эшләүчеләрнең ничек акча эшләве турында тулырак мәгълүматны Sntat.ru да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса