Республикада Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш хатын-кызлар өчен түгел» проекты старт алды
Бөек Ватан сугышы катнашучыларына багышланган масштаблы социаль проект хатын-кызлар - ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан инициацияләнгән.
Проектның старты быел билгеләп үтелә торган истәлекле юбилейга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Проектның төп максаты - хатын-кызларның геройларча үткәне: Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары турындагы истәлекләрне саклап калу. Масштаблы проект 2020 елның 1 февраленнән 2021 елның 2 октябренә кадәр өч этапта гамәлгә ашырылачак. Сугыш елларында хатын-кызларның батырлыгы турындагы хәтерне саклап калуга юнәлтелгән чаралар узачак.
Проектны оештыручы - "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа