Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика көнендә «100% Татарстан» онлайн-форумы планлаштырыла

Бу – җирле халыкны, бизнесменнарны, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштерүче коммуникация платформасы. Алар Татарстанның стратегик үсешенең төп темалары турында ачыктан-ачык сөйли.

Татарстан Республикасы көнендә «100% Татарстан» онлайн-форумы ачыла. Аның эше 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум көннәрендә 21 юнәлеш буенча йөздән артык сессия узачак. Фикер алышулар IT-индустриягә, авыл хуҗалыгына, мәгарифкә, эшкуарлыкка, туризмга, биотехнологияләргә, медицинага кагылачак. Дискуссияләр, блогерлар белән эфирлар һәм экспертлар белән интервью, онлайн-митаплар планлаштырылган.

- Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә дөньякүләм килеп туган хәл эшнең яңа форматларын таләп итә. 2020 елгы чараларның күбесе бөтенләй гамәлдән чыгарылды яки онлайнга күчерелде, - диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Аның сүзләренчә, иң яхшы эффект өчен онлайн-платформа төзергә карар кылынган. «100% Татарстан» конструктив диалог төзи алырлык мәйданга әверелергә, эксперт бергәлеген үстерергә һәм эшлекле элемтәләрне ныгытырга тиеш.

Трансляцияне бөтен дөньядан катнашучылар www.100tatarstan.com сайтында бушка карый алачак. Эшлекле программаны инглиз һәм татар телләренә тәрҗемә итәчәкләр. Экспертларга сорауларны реаль вакыт режимында бирергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса