Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика халкы Татарстан үсешенә ничек йогынты ясый, Казанда федераль экспертлар фикер алышачак

Республика халкының Татарстан үсешендә катнашуы турында “Идел” (“Волга”) эксперт клубының чираттагы утырышы кунаклары фикер алышачак.

Татарстанлылар хакимият белән элемтә өчен электрон сервисларның киң спектрыннан актив файдаланалар, җәмәгать проектлары, төзекләндерү проектлары турында фикер алышуларда турыдан-туры катнашалар, идеяләр һәм чишелешләр тәкъдим итәләр.

Соңгы вакытта җәмгыятьнең коммуникацияләргә һәм хакимияткә карата таләпләре ничек үзгәрде? Хакимият органнары һәм халык арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең нигезләре нидән гыйбарәт? Һәм хакимият эшенең нәтиҗәлелеге мондый хезмәттәшлеккә бәйлеме? Бу һәм башка сорауларга Иделэкспертлар клубы утырышында катнашучылар җавап бирәчәк.

Чарада катнашалар:

 - Алексей Гореславский, «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры;

- Владимир Табак, «Диалог" АКБО директоры урынбасары;

- Виктор Потуремский, ИНСОМАР социаль Маркетинг институтының сәяси анализ буенча директоры;

- Алексей Чеснаков, сәяси конъюнктура үзәге директоры;

- Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Президенты ярдәмчесе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы;

 - Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры;

- Тимур Нагуманов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәр Советы рәисе;

- Ленар Фәйзетдинов, Татарстан Республикасы Президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы;

- Ярослав Муравьев, Татарстан Республикасының «Киләчәк факторы» инициативаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды директоры.

“Идел» экспертлар клубы утырышы 18 июльдә 16:30 сәгатьтә онлайн-режимда узачак һәм Youtube (https://youtu.be/gzplb3hNws8) социаль челтәре мәйданчыгында, Татарстан Республикасының Вконтакте (https://vk.com/nashtatarstan) буенча рәсми аккаунтында туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Һәр трансляция тамашачысының федераль экспертларга үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Трансляция 18 июльдә 16: 30 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса