Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар бакчасы өчен түләү йөргән көннәргә карап исәпләнәчәк

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бу хакта киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә коронавирус пандемиясе шартларында халыкка ярдәм күрсәтү чараларына багышланган иде.

Татарстан Хөкүмәте март азагыннан 11 майга кадәр, республикада яшәүчеләрнең барысы да үз-үзләрен изоляцияләгән вакытта, балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгарырга карар иткән. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Без төрле ярдәм чараларын карадык. РФ Президенты тарафыннан март азагыннан 11 майга кадәр эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда балалары булган гаиләләргә туклану өчен дә, абонент түләве өлешендә дә ата-ана түләвен гамәлдән чыгару юлы белән ярдәм итү турында карар кабул ителде, - диде Песошин.

Ул шулай ук баланың мәктәпкәчә учреждениегә йөрү-йөрмәвенә карамастан, ата-аналарның инде түләп куйган акчалары турында да аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса