Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика Чыршы бәйрәмендә бөгелмәле Президентка сорау бирәчәк

Бөгелмәдә туып-үскән, батутта сикерү буенча Дөнья беренчелегендә җиңүче Илдар Махиянов республика Яңа ел чыршысына барачак.

Бәйрәм чарасы Казанда 25 декабрьдә узачак. Анда безнең төбәктән сигез меңнән артык яшь кеше катнашачак.

Чыршы бәйрәменә укуда, спортта, иҗатта, иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен яхшы яктан күрсәткән, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар чакырылган. Бөгелмә 1нче спорт мәктәбенең 13 яшьлек укучысы Илдан Махиянов Татарстан Президенты шәхсән үзе котлаучылар рәтендә.

Илдан балачактан ук актив бала була. Малайның энергиясен кирәкле юлга юнәлтү өчен 2015 елда әти-әнисе аны спортка биргән. Инде берничә айдан соң ук яңа шөгыльләнә башлаган акробат батутта сикерү буенча Идел буе федераль округы беренчелеге призеры була. Ул, җиңү тәмен тоеп, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен көчен куя. 2018 елда батутта сикерү буенча Дөнья беренчелегендә дебют ясый һәм мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелә. Бер елдан соң Япония башкаласы Токиода узган шул ук ярышларда үзенең яшь категориясендә Илдар Махиянов көндәшләрен узып китә, синхрон сикерү ярышларында – алтын, шәхси дисциплинада көмеш яулый.

Яшь спортчы тренер-укытучы Рәмилә Уразгильдина җитәкчелегендә шөгыльләнә, Бөтенроссия күләмендә узган бер генә ярышны да калдырмый. Ул2019 һәм 2020 елларда Россия беренчелегендә җиңүче һәм призер. Илдар күп вакыт җыеннарда булса да, ул аңа 6нчы мәктәптә алдынгы укучы булырга комачауламый.

Узган елларда да улымны Мәскәүгә һәм Казанга Яңа ел чыршыларына чакырдылар. Бу юлы ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән шәхсән очрашу мөмкинлеге булган һәм үзенең сорау-теләген  җиткерә  алачак 26 бәхетле кешенең берсе, дип уртаклашты Илдар Махияновның әнисе Елена Викторовна. Улым 1нче спорт мәктәбенең түшәмен югарырак күтәрергә мөмкинме дип кызыксынырга тели. Бинада ул түбән, балаларга батутта биеккә сикерергә, акробатиканың катлаулы элементларын башкарырга мөмкинлек бирми. Шул ук вакытта Илдан Олимпия уеннары чемпионы булырга хыяллана. Тиешле әзерлексез моңа ирешү, гомумән алганда, халыкара дәрәҗәдәге ярышларда башка ил спортчылары белән ярышу да авыр булачак.

Республика чыршысына әйләнеп кайтсак, бәйрәм чарасында катнашучыларга тамаша күрсәтәчәкләр һәм татлы бүләкләр тапшырачаклар.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Фото: Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса