Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика бәйгесе

Бәйгегә тәкъдим ителүче материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып, 30 ноябренә кадәр бастырылган, яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә “Классная работа!” – “Сыйныф эше!” бәйгесен игълан итә. Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати- аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Бәйгедә катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла. Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге юнәлешләрнең үсешен кызыклы итеп һәм объектив рәвештә яктырту, шулай ук бәйге материалларына куелган таләпләргә туры килү – бәйгедә катнашуның төп шарты.

Бәйгенең медиакоммуникацияләр өлкәсе һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгечләре һ.б. җәлеп ителә.

Бәйгегә тәкъдим ителүче материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып, 30 ноябренә кадәр бастырылган, яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса